Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәдә “Тәм-том шоу” күңел ачу чарасы узды

Балалар “Баллы кагыйдәләр” һәм “Юл куркынычсызлыгы рецептлары” тематик десертлар әзерләделәр.

11нче Искорка балалар бакчасында урта төркемдә “Тәм-том шоукүңел ачу чарасы узды. Аның максатымәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту һәм кулинария чарасы аша юл йөрү өлешендә үз-үзеңне тоту культурасына тарту.

Балаларга “Баллы кагыйдәләр һәм “Юл куркынычсызлыгы рецептлары” дип аталган тематик десертлар әзерләргә тәкъдим ителде, алар ярдәмендә кечкенә юл хәрәкәтендә катнашучылар юлда үз-үзеңне тотуның куркынычсызлык нигезләрен кабатлый алды. Десертлар тәмле генә түгел, кызыклы, гадәти булмаганча, креатив килеп чыкты, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре символикасы төшерелгән иде: Светофорик коктейле, “Юлны куркынычсыз үтү” десерты, “Юл макетыторты.

Тәм-томнар тәмле булсын, мөһим кагыйдәләр истә калсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса