Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәдә “Түгәрәкне киңрәк итегез!” (“Шире круг”) традицион халык уеннары шәһәр фестивале узды

Уеннар милли мәдәниятнең мөһим өлеше булып тора.

Алар халык тарафыннан җырлар, әкиятләр кебек үк булдырылган. Нәкъ шул тәртиптә алар барлыкка килгән, буыннан-буынга тапшырыла килгән һәм шуңа халыкныкы дип атала да. Уеннарның да, башка халык йоласы яки авыз иҗаты кебек үк, һәркайсысы үзенә билгеле бер мәгънәгә ия, һәрберсе нәрсәгә дә булса өйрәтә. Тәрбия тәҗрибәсе күрсәткәнчә, күп кенә халык уеннарының традицион эчтәлеге бүгенге көнгә кадәр балаларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә, аларның тормыш таләпләренә җавап бирә.

ТАССРның 100 еллыгын, Татарстан Республикасы көнен һәм Бөгелмә шәһәре көнен бәйрәм итү кысаларында, 30 августта шәһәребезнең Кызыл Армия урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркында “Түгәрәкне киңрәк итегез!” (“Шире круг”) традицион халык уеннары шәһәр фестивале узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының татар һәм рус мәдәни-ял итү мохитен булдыру өчен грантларын алуга республика конкурсы җиңүчесе булган шул исемдәге проектны тормышка ашыру кысаларында узды (Һөнәрчелек йорты мөдире Альбина Абдулкәрам кызы Савина проекты, 2019 ел).

Узган елның июль аеннан бүгенге көнгә кадәр план нигезендә паркта чаралар үткәрелеп килде, аларның һәркайсында балалар һәм олыларны халык уеннарының төрле төрләре белән таныштырдылар, уйнарга да өйрәттеләр.

Бу фестиваль проектны тормышка ашыруның соңгы этабы булды. Фестиваль уздырылган көнне паркның бөтен төньяк территориясе интерактив зоналарга безгә бик борынгыдан килгән, әмма хәзерге дөньяда да актуальлеген югалтмаган уеннарның төрле төрләре буенча “Аланчык”ларга бүленгән иде. Катнашучылар өчен бик күп уеннар тәкъдим ителде: балалар өчен, өстәл уеннары, спорт ярышлары, әйлән-бәйләнле чаралар, көч сынашулар, йола уеннары...

Бәйрәм кунакларына “Шырпы тартыш” (“бирюльки”) һәм “Бура” (“городки”) уеннары аеруча ошады. Бик тә җанлы “Лапта” уены яшьләрне тәмам әсир итте, ә балалар рәхәтләнеп нарат күркәләре һәм бәрәңге белән уйнадылар, капчык киеп сикерделәр, әти-әниләре белән аркан тарттылар.

Һәр уен алдыннан алып баручылар катнашучыларны аның барлыкка килү тарихы һәм кагыйдәләре белән таныштырды. Алар шулай ук нәтиҗәләрне бәяләделәр һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Һәр уенчы бер фестиваль тәңкәсе алды, уенда җиңгән өчен 2 тәңкә тәтеде. Уеннарда катнашу чикләнмәгән иде, җыелган акчага соңыннан барысы да Хисап палатасында призлар алды. Иң күп акча җыйган катнашучылар фестивальнең җиңүчесе булды һәм бәйрәм финалында кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Балаларны яшьтән үк милли мәдәнияткә тартуның кирәклеге халык зирәклеге белән аңлатыла. Үткәндәге традицияләр нигезендә бүгенге көндә безнең җәмгыятьнең лаеклы буынны тәрбияләүдә билгеле бер уңышлар бар. Хәзер безнең бурыч киләчәк буынга иң яхшы халык традицияләрен тапшыру.

Авторы Альбина Савина

Крайнова Людмила фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса