Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәдә социаль хезмәт алучылар өчен, гаиләләре белән бергәләп, чаңгыларда табигатькә сәяхәт оештырдылар

Әти-әниләр балалар белән кышкы урманның матурлыгына сокландылар.

Кыш безгә саф һавада вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина гаиләләргә чаңгыларда әкияти урманга сәяхәт оештырдылар.

«Чаңгы узышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе администрациясе ярдәме белән, аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән, социаль хезмәт алучы 25 бала һәм аларның әти-әниләре кышкы урманның матурлыгына соклана алдылар. Балалар салкын һаваның сафлыгыннан ләззәтләнделәр, урман җәнлекләренең эзләрен күзәттеләр, агачларның суыктан яргаланган кәүсәләрен карадылар.

Чаңгыда йөреп кайту сәламәтлекне ныгытып кына калмыйча, организмны энергия белән баетты, балаларның күзаллауларын киңәйтте һәм гаиләләрне берләштерде.

Марина Токмачева, социаль эш буенча белгеч

Светлана Кирдина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса