Бөгелмәдә «Раштуа могҗизалары»
Техника йортының иҗат коллективлары шәһәрлеләр өчен театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр.
Гадәттәгечә, Техника йорты каршындагы мәйдан Яңа ел каникулларында бәйрәм чараларын үткәрү өчен иң яраткан урыннарның берсенә әверелә.
Кичә - Раштуа көнендә дә шулай булды.
Рус халык әкиятләре персонажларының якты костюмнары, Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук дәртле алып баручылар, җырлар, биюләр, әйлән-бәйлән уйнаулар һәм чарага килгән бөгелмәлеләр белән уеннар «Раштуа могҗизалары» театральләштерелгән тамашага җыелган һәркемне көлке, шатлык, күңел ачу һәм бәйрәм кәефе белән тәэмин итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа