Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар янгын сүндерүчеләрнең эше турында белделәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләренең бакча балалары белән очрашулары традициягә әйләнде.

Балалар һәм өлкәннәр шатлыгына, Бөгелмәнең 3нче балалар бакчасына янгын сүндерү һәм коткару бүлеге машинасы килде. Янгын часте вәкиле балалар өчен җентекле экскурсия үткәрде: коткару машинасының барлык өлешләрен күрсәтте, аның частьларының һәм җиһазларының ничек эшләве турында сөйләде.

Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре махсус янгын техникасын һәм янгын сүндерү-коткару инвентарьларын, хәрби кием предметларын күрсәттеләр. Балалар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр: янгынны ничек   сүндерергә, сирена, коткаручыга махсус костюм нигә кирәк, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга икәнлеген белделәр. Балаларга шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын да искә төшерделәр.

Кунаклар учреждение хезмәткәрләре белән дә профилактик әңгәмә һәм практик дәрес үткәрделәр. Очрашу ахырында балалар кунакларга рәхмәт белдерделәр һәм барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр.

Альбина Гусева, тәрбияче

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса