Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәдә "Бәхетле Кар бабайлар көне" узды

«Яңарыш» үзәге балалары Кар бабайларны кул астындагы материаллардан ясадылар.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Бәхетле Кар бабайлар көне» дигән социаль-мәдәни чара узды.

Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Кар бабай катнашындагы мультфильмнарны искә төшерделәр, күңелле уеннар уйнадылар һәм конкурсларда ярыштылар. Бәйрәм кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.

Мондый чаралар балаларның күзаллауларын киңәйтүгә, эмоциональ яктан күңелен баетуга ярдәм итә, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә инициативалы гамәлләрне стимуллаштыра.

Зөлфия Нуриева, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса