Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәдә балалар туган республикабызның табигый байлыклары турында белделәр

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында, Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә “Татарстан – бай төбәк” дигән конкурс-уен ялы узды.

Чара республика турында белемнәрне баетуга, туган якның табигый байлыклары белән таныштыруга, табигатькә сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Дәрес барышында балалар Татарстан милләтләре һәм символлары турында белемнәрен ныгыттылар, Ватан турында шигырьләр сөйләделәр, истәлекле урыннар, үсемлекләр һәм хайваннар, республиканың сәнәгать предприятиеләре турында белемнәрен күрсәтүдә ярыштылар.

Мондый төрдәге яллар туган якка мәхәббәт, балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр һәм толерантлык тәрбияли.

Альбина Иркәгалиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса