Бөгелмәдә балалар мәктәптә виртуаль экскурсиядә булдылар
Дәрес балаларны укытучы һөнәре белән таныштыруга һәм мәктәпкә карата кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Укытучылар көне кысаларында, 5 октябрь көнне, Бөгелмәнең “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Укытучы – мактаулы һөнәр» дигән танып-белү дәресе узды.
Дәрес балаларны укытучы һөнәре белән таныштыруга һәм мәктәпкә карата кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Чара барышында балалар тәртипле укучылар ролен бик теләп башкардылар, мәктәп тә укытыла торган фәннәр турында күзаллауларын киңәйттеләр, биремнәрне бик теләп башкардылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар. Балаларга бигрәк тә химия дәресе ошады, анда алар тәҗрибә үткәрүдә актив катнаштылар.
Мондый төр дәресләр балаларның дөньяга карашын киңәйтә, кызыксынучанлыгын арттыра һәм, әлбәттә инде, һөнәр сайлау юнәлешендә үз-үзен аңларга ярдәм итә.
Альбина Иркәгалиева, тәрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа