Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә үзәге психологы балалар белән "Дуслык чәчәге" дигән дәрес үткәрде

Дәрес барышында балалар гаилә әгъзалары арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга кирәклеген белделәр

«Преодоление» клубы эше кысаларында, Бөгелмәнең «Радуга» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ольга Колганова «Дуслык чәчәге» дигән дәрес үткәрде. Очрашуның максатыгаиләнең тәрбия потенциалын ныгыту һәм гаилә әгъзалары арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру. «Мин – әти-әни» уены барышында әни һәм бала сорауларга җавап бирделәр һәм карточкаларда язылган күнегүләрне башкардылар. Шулай итеп, алар бер-берсен яхшырак аңларга, проблемаларны хәл итү юлларын табарга һәм балалар белән ата-аналар арасындагы уңай мөнәсәбәтләрне сакларга өйрәнделәр.

Психолог Ольга Колганова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса