Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә “Ялкын” приютында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.

Үзизоляция режимы Азнакай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне Җиңү көне белән котлар өчен комачау була алмады.

“Ялкын”лылар әби-бабайларга видеокотлауларны интернет аша ирештерде: алар һәр бүлмәгә,  һәр әби-бабай янында “булдылар”: сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Малайлар һәм кызлар олылардан сугыш елларындагы тормыш турында мөмкин кадәр күбрәк белергә теләделәр.


    Бөек Җиңү хөрмәтенә учреждениедә “Җиңү көчлеләргә килә” дип исемләнгән спорт бәйрәме дә узды. Программага эстафеталар, конкурслар, сәнгать номерлары кертелгән иде. Балалар киеренке дустанә көрәштә каршылыкларны җиңеп чыктылар, ярышларда команда рухын күрсәттеләр, конкурсларда төп физик сыйфатлар: максатчанлык, үҗәтлек һәм күмәк эстафеталар үткәргәндә бердәмлек хисен үстерделәр. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче хәзерге үсмерләр безнең армия өчен сугыш еллары чоры кешеләре кебек үк ныклы нигез булыр дип өметләнәсе килә.
 
Фирдәүс Гыйльманова, тәрбияче
Наиля ШӘЙХУЛЛИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса