Бөгелмә “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә ДЦП белән авыручы балалар өчен пластилинография дәресе узды
Дәреснең төп максаты – балада вак моториканы үстерү.
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен педагог-психолог дәресләрендә рәсем сәнгатенең традицион булмаган нәфис техникасы – пластилинография элементлары кулланып, рәсем ясау эшчәнлеге файдаланыла.
ДЦП булган балаларда моториканы үстерү кул бармаклары хәрәкәтләрен координацияләүне формалаштырырга, сөйләм һәм акыл эшчәнлеген үстерергә мөмкинлек бирә. Пластилинография буенча дәресләрнең иң мөһим бурычларының берсе – бармакларны эшләргә этәрү, вак моторика нәкъ менә шулай үсә. Бу техника тиз арада тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә һәм балалар эшчәнлегенә билгеле бер яңалык кертә, аны тагын да мавыктыргычрак һәм кызыклырак итә.
Виктория Наумова, педагог-психолог
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа