Бөгелмә социаль приютында «Начар гадәтләргә - ЮК" дип исемләнгән интеллектуаль уен узды
“Ялкын” социаль приютының тәрбияче Мария Тазова җитәкчелегендә, яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Начар гадәтләргә – ЮК» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды.
Уенны өч раундка бүлделәр. Зарарлы гадәтләр: тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар. Уен барышында балалар никотин, спиртлы эчемлек, наркотикларның кеше сәламәтлегенә зур зыян китерүен, аларның әхлакый кыйммәтләрдән мәхрүм итүче агу икәнен белделәр.
Әлеге интеллектуаль уенның төп максаты балаларны организмны яштән үк сакларга һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген хөрмәт итәргә өйрәтү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа