Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясы белән танышалар

Сюжетлы-рольле уеннар аша, «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясының күптөрлелеге белән танышалар.

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең яңа хыялы – парфюмерия өлкәсендә эксперт булу. Белгеч Александра Ершова җитәкчелегендә балигъ булмаганнар мастер-класста катнаштылар, парфюмның барлыкка килү тарихы һәм үсеше турында белделәр, хушбуй ясау технологиясе белән таныштылар.

Мәктәпкәчә төркем балаларына тәрбияче Энҗе Булатова «Без – янгын сүндерүчеләр» сюжетлы-рольле уен оештырырга тәкъдим итте. Уен башланыр алдыннан балалар рольләрне, вазыйфаларны билгеләделәр, инструкция һәм костюмнар алдылар. Уен вакытында балалар үз гамәлләрен партнерлар гамәлләре белән килештерергә, рольле мөнәсәбәтләрне сакларга өйрәнделәр.

«Тәмле тарихлар» кулинария түгәрәге кысаларында тәрбияче Наилә Шәйхуллина балигъ булмаганнарны һөнәри яктан билгеләү һәм аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүгә юнәлдерелгән чара үткәрде. Педагог яшүсмерләрне күп функцияле техника – мультипекарь белән таныштырды, шулай ук сэндвичның яңа рецепты белән уртаклашты.

Тәрбияче Ләйсән Сөләйманова «Пешекчеләр» дип исемләнгән рольле уен оештырды. Педагог балаларны төрле ризык әзерләү ысуллары белән таныштырды. Балалар өстәл әзерләү һәм өстәл артында үз-үзеңне тоту культурасына зур игътибар бирделәр.

Шулай итеп, сюжетлы-рольле уеннар аша, «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясының күптөрлелеге белән танышалар.

Директор урынбасары Наталья Анастасия
Ершова Александра фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса