Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Күңелле балачак

Бөгелмә шәһәренең “Ялкын” социаль приютында гаилә байлыкларын саклап калуга багышланган махсус чара үтте

Барысына да билгеле булганча, дәүләт балачакны яклау өлкәсендә төрле юнәлештә эш алып бара.

“Ялкын” приюты белгечләре дә шуңа нигезләнеп эшли. Күптән түгел алар ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә багышланган чара оештырды. Онлайн- дәрестә приютта тәрбияләнүче әнисе белән очрашты.

Аларга “Радуга” балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре кушылды. Тәрбияче Гөлнара Кәримова җитәкчелегендә бала белән ана үз куллары белән төсле кәгазьдән чыршы ясадылар, өйне Яңа ел бәйрәменә бизәделәр. Дәрес ахырында алар гаилә традицияләрен саклап калуның үзләренең бәхет рецептын чыгардылар.

Миләүшә Князькина, стационар бүлек мөдире

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6