Бөгелмә шәһәренең 23нче балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Мин яратам сине, Татарстан” чарасы үтте
Күңелле балачак

Бөгелмә шәһәренең 23нче балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Мин яратам сине, Татарстан” чарасы үтте

Балалар белән бергә җыр-биюләр башкардылар, бишек җырын көйләделәр.

Безнең балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри. Әйтергә кирәк, балалар бакчасында сабыйларда кечкенәдән үк төрле милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләнә. Бәйрәмдә балалар җыр-биюләрне тамаша кылдылар. Тәрбиячеләр Наилә Равил кызы Шәйгарданова һәм Мәрҗән Равшан кызы Галимова борынгы җырларны башкардылар, уеннарны күрсәттеләр. Балалар белән бергә җыр-биюләр башкардылар, бишек җырын көйләделәр. “Йөзек салыш”, “Капкалы”, “Энә белән җеп” уеннарында алар да бик теләп катнаштылар.

Татарстан!
Туган җирем минем!

Бәхет-шатлыкларның ал таңы!

Ай-кояштай сүнми, балкып яшә,

Халкыбызның данлы Ватаны!

Наилә Шәйгарданова, 23нче "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе

Мәрҗән Галимова фотосы