Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә районының Иске Сумароково күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре көзге урманга экскурсия оештырдылар

Балалар көзнең матурлыгына сокландылар һәм көзен табигатьтәге үзгәрешләр турында белемнәрен ныгыттылар.

Көз, мөгаен, елның иң матур вакыты. Җылы сентябрь көнендә Иске Сумароково күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре балалар өчен урманга экскурсия оештырылдылар.

Алдан оештыручылар балалар белән юлда куркынычсыз йөрү, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Балаларның урманда очрарга мөмкин булган барлык куркынычларны аңлавы бик мөһим. Шулай ук без табигатьне рәнҗетергә - чүпләргә, куак һәм агач ботакларын сындырырга ярамавы турында сөйләштек.

Көзге урманда нинди генә матурлыкны очратмыйсың! Сары ябалдашлы каен, светофор төсләренә: яшел, сары, кызыл төсләргә "буялган" өрәңгеләр...Сәяхәт гаҗәеп ләззәт бирде: төрле төсләр балкышы, аяк астындагы коры келәм, җылы, кояшлы һава күңелләргә рәхәтлее бирде. Балалар коелган яфраклардан матур бәйләмнәр ясады, көзнең матурлыгына сокланып кына калмыйча, табигатьтәге үзгәрешләр турында фикер алышты. Табигатьне яңача күрергә, хәтта аны тыңларга тырыштылар. Болар барысы да балаларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Балалар бик күп уңай кичерешләр белән баеды.

Людмила Варламова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса