Бөгелмә районында яшәүчеләр "Геройлар сукмагы»на чыктылар
Күңелле балачак

Бөгелмә районында яшәүчеләр "Геройлар сукмагы»на чыктылар

Подгорный авыл җирлегендә "Геройлар сукмагы-2020" дип исемләнгән спорт ярышлары узды.

Солоязка елгасының матур үзәнендә Подгорный мәктәбе укучылары арасында бу спорт-туризм бәйрәме быел инде өченче тапкыр үткәрелә. Ярыш табигый мохиттә каршылыкларны җиңүләрне күздә тоткан команда узышы булып тора.

Атна буе балалар маршрутны үзләре әзерләделәр һәм яңарттылар: бау суздылар, канауларга су тутырдылар, аяк астында яткан барлык әйберләрне креатив рәвештә файдаланып, баррикадалар кордылар. Бу территориянең экологиясе турында да онытмадылар алар: чүп-чардан арындырдылар, коры, куркыныч булып эленеп торган корыган агач ботакларын җыештырдылар.

Су этабы катнашучылар өчен яңа һәм кызыклы сынау булды, аның катлаулылыгы шунда – команда күлнең бер ярыннан икенчесенә ике урынлы катамаран тартып барган ишкәксез генә көймәләрдә чыгарга тиеш иде. 

"Геройлар сукмагы"ның рәсми җиңүчесе сигезенче сыйныф командасы булды.

Андрей Андреев фотолары