Бөгелмә районында урнашкан «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр Татар мәдәнияте үзәге оештырган шундый “Уңыш бәйрәме”ндә катнаштылар
Бәйрәмгә җыелган кунаклар биеделәр, лотерея уйнатуда катнаштылар, уңай эмоцияләр алдылар.
Элек-электән уңыш күбрәк булган саен, бәйрәмен дә шулкадәр зурлап уздыра торган булганнар. Бөгелмә районында урнашкан «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр Татар мәдәнияте үзәге оештырган шундый “Уңыш бәйрәме”ндә катнаштылар. Көзге бүләкләр белән бизәлгән татар үзәге мәйданы бәйрәм рухын тагын да арттырып җибәрде.
Бәйрәмгә җыелган кунаклар биеделәр, лотерея уйнатуда катнаштылар, уңай эмоцияләр алдылар. Соңыннан оештыручылар балаларга игелекле шәһәр халкыннан җыелган төрледән-төрле җиләк-җимеш һәм яшелчә тапшырдылар.
Миләүшә Князькина, стационар бүлек мөдире.
Александр Ершов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа