Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә районында “Көзге каникул” профилактик чарасы старт ала

Татарстан Республикасы территориясендә 2–8 ноябрь көннәрендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән “Көзге каникуллар” дигән киң күләмле чара узачак.

Бу хакта Бөгелмә эчке эшләр ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина сөйләде.

Агымдагы елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 367се имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 6 пассажир-бала һәлак булган. Әлеге җәһәттән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, балалар күпләп җыела торган урыннарда аларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләрне дә игътибардан читтә калдырмаячак. Аларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “Ата-аналар патруле”, “Әтиләр патруле” һәм шулай ук “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә тикшерәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат, алар белән профилактик эш алып бару өчен,   уку урынына да биреләчәк.

Шулай ук полиция хезмәткәрләре белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире чагылдыручы элементларны кулланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса