Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә районында кышкы уеннар узды

Зеленая Роща авыл мәдәният йорты территориясендә балалар өчен конкурслар һәм эстафеталар оештырылды.

Кыш көне балаларга да, өлкәннәргә дә күңел ачарга була. Карлы уеннар һәм конкурслар кәефне күтәреп кенә калмый, җылынырга да булыша. Команда уеннары күңелле эстафеталардан һәм конкурслардан торды. Балалар барлык тәкъдим ителгән биремнәрне кызыксынып һәм бик теләп башкардылар.

«Боз сөңгеләре» һәм «Кар бөртекләре» командалары «Җитез чаналар», «Тотып ал-ыргыт!», «Күңелле пингвиннар», «Хоккейчылар» һ.б. бәйгеләрдә катнаштылар. Барлык катнашучылар да җитез һәм кыю, ә иң мөһиме, дус булдылар.

Кышкы күңел ачулар зур шатлык кына биреп калмыйча, сәламәтлек өчен дә файда китерә.

Ольга Бородина, Елена Насонова

Ольга Миронова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса