Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә районында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды узды

Подгорный балалар бакчасында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен искә төшерделәр, ныгыттылар

«Соколка» янгын сүндерү отряды башлыгы А. Канищев оештырган чарада мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр катнашты.

Иртәнге сәгать 9да тревога төймәсе сигналы буенча балалар оешкан төстә бакча территориясенә чыктылар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең дөрес гамәлләре һәм төгәл инструкцияләре нәтиҗәсендә, 21 бала һәм 6 хезмәткәр янган бинадан исән-имин эвакуацияләнде. Моның өчен өч минут ярым вакыт кирәк булды.

Хәтта иң кечкенә тәрбияләнүчеләр дә курыкмаган, ә төгәл нәрсә эшләргә кирәклеген белгәннәр. Алар педагог әйткән барлык сүзләрне дә тыңлап, биремнәрне тиз үтәделәр. Балалар бакчасының өлкән тәрбияләнүчеләре дә өйрәнүгә бик җитди карадылар. Эвакуация паникасыз узды, персонал барлык эшләрне дә дөрес итеп эшләде.

Балалар бакчасы администрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса