Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә районында балалар китапханә лабораториясе эшенә старт бирелде

Чара Восточный авыл китапханәсендә узды.

Восточный бистәсе (15нче филиал) авыл китапханәсендә Россиядә фән һәм технологияләр елына багышланган “Балалар һәм фәнкитапханәдә” дип аталган балалар китапханәсе лабораториясе эшенә старт бирелде.

Китапханәнең яшь укучыларын беренче очрашуда “Экспериментларның зур китабы китабының төп геройлары профессор Күпбелмеш һәм Фән королевасы көтә иде. Алар укучыларны химия һәм химия экспериментлары турында фәнни-популяр һәм энциклопедик әдәбият белән таныштырдылар.

Аннары чарада катнашучыларга лабораториянең фәнни хезмәткәрләре булырга һәм Вулкан, Фараон еланы”, “Күбекле салават күпере кебек уртак тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрергә тәкъдим ителде.

Алга таба китапханәнең яшь укучыларын китапханә лабораториясендә физика һәм биология буенча дәресләр программасы көтә.

Әминә Богданова, китапханәче

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса