Бөгелмә районы яшьләре гадәти булмаган экскурсиядә булдылар
Августның җылы бер көнендә Яңа Сумароково мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән урманга сәяхәт оештырдылар.
Экскурсияне «Гаҗәеп табигать дөньясы!» дип атадылар.
Маршрут Яңа Сумароково авылы янындагы урманнар буйлап салынган иде. Урман сукмаклары буйлап йөргәнд,ә яшь сәяхәтчеләр чәчәкләр, үләннәр, агачларга карап сокландылар.
Йөрү вакытында балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр, экологик викторина үткәрделәр. Бик рәхәтләнеп, туплы хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Ваекыт бик күңелле һәм кызыклы узды!
Татьяна Конова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа