Бөгелмә районы Яңа Сумароково мәдәният йорты янындагы территориядә балалар вакытны күңелле итеп үткәрергә: аралашырга, уйнарга җыелды
Яңа Сумароково мәдәният йорты хезмәткәрләре «Көчле, кыю, җитез, оста» дигән спорт программасы оештырдылар.
Аның төп өлешендә балалар үзләренең спорттагы осталыкларын, җитезлекләрен һәм ни дәрәҗәдә хәрәкәтчән булуларын гына түгел, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен дә күрсәтә алдылар. Шулай ук чара барышында Яңа Сумароково мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе балаларга физкультура белән шөгыльләнүнең һәм организмны чыныктыруның мөһимлеге турында сөйләде.
Чара бер сулышта узды – катнашучыларның кәеф күтәрелде, дәрт-дәрманы артты.
Татьяна Конова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа