Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә районы Соколка төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Балалар илне сурәтли” дип исемләнгән 14нче республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды

Пандемия таралуга бәйле чараларны исәпкә алып, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет идарәсенең территориаль бүлеге белән берлектә, Соколка авылына барып, конкурста катнашучылар белән очрашу үткәрделәр.

Быел әлеге чарада Соколка төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 10 укучы һәм мәктәп-интернатыннан 4 бала катнашты. Бүләкләү тантанасында барлык балаларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бөгелмә районыннан әлеге бәйгедә барлыгы 77 бала катнашты. Яшь рәссамнар өч номинация буенча картиналар язды: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, “Юл хәрәкәте иминлеге.

Инде ундүрт ел рәттән уздырылып килгән әлеге бәйге – “Балалар илне сурәтли” конкурсы район балалары елдан-ел арасында популярлаша бара.

Арсен Байчоров,“Бердәм Россия”нең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлек җитәкчесе.

Динар Хәбиров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса