Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә “Радуга” үзәге хезмәткәрләре балалар өчен татар халык уеннарына багышланган чара үткәрде.

Чара ярдәмендә балалар командада эшләргә өйрәнделәр һәм милли уеннар белән таныштылар.

Халык уеннары - балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән кызыксындыру чараларының берсе, ул  әхлакый сыйфатлар булдыруга ярдәм итә, ихтыяр көче, тәртиплелек тәрбияли, шул ук вакытта җитезлекне арттыра, аңны үстерә. Уен аша коллектив алдында җаваплылык хисе, командада эш итү белү тәрбияләнә. Без Татарстанда яшибез һәм безнең үзебезнең халык уеннары һәм традицияләребез бар. Уеннарда юмор күп һәм алар еш кына  көтелмәгән күңелле мизгелләр булып үрелеп бара. Һәм, әлбәттә инде, уеннарда, үзләренең сәнгати гүзәллеген, эстетик әһәмиятен саклап калган рәвештә, балалар яраткан саналгычлар, жирәбә салу һәм, бәхәссез, уен фольклорын тәшкил итә торган такмаклар кулланыла.

Бөгелмәнең “Радуга” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре - социаль педагог Людмила Голубева, социаль эш буенча белгеч Ирина Широбокова, психолог Римма Сәйфиева, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, социаль участокта “Татар халык уеннары” дигән чара уздырдылар. Балалар, бик теләп, “Төенчек уены”, “Тимербай”, “Куышу уены”, “Соры Бүре” һәм башка күптөрле уеннар уйнадылар. Чара ахырында  актив һәм бердәм булулары өчен тәм-томнар белән сыйландылар.

Людмила Голубева

Наталья Калугина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса