Бөгелмә приютында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча агитбригада оештырылды.
Балигъ булмаган балаларның юл-транспорт хәрәкәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан, аларның мәдәни һәм юл йөргәндә куркынычсыз тәртипләре буенча күнекмәләрен театральләштерелгән эшчәнлек аша ныгыттылар.
Балалар “Светофор – минем дустым” ролигын төшерделәр. Шулай ук яшүсмерләр үзләренең сәламәтлекләренең һәм тормышының кыйммәтле нәрсә икәнен аңлатып, плакатлар һәм рәсемнәр ясадылар. Чара ахырында Юл хәрәкәте иминлеге буенча Sakla порталындагы “Җәяүле кичүе” һәм “Велосипед” мультфильмнарын карадылар, анда юл йөрү кагыйдәләрен бик кызыклы формада үзләштереп, аңнарында ныгыттылар. Агитбригадада барлыгы 14 кеше катнашты.
Ләйсән СӨЛӘЙМАНОВА, тәрбияче
ФОТО: Елена ПАВЛОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа