Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» социаль приютында «Туган ягыңны ярат һәм бел» дигән темага чаралар узды

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, тәрбияләнүчеләр белән «Татарстан тарихы» музей-тәрбия дәресе узды.

Балалар «Татарлар. Мәдәният, гореф-гадәтләре» дигән теманы үзләштерделәр.

Акыллы кызлар hәм малайлар интеллектуаль уенында балалар шәһәрләр турында белемнәрен күрсәтеп ярыштылар, туган ил турында мәкальләр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, туган илнең яраткан почмаклары турында сөйләделәр, яратып йөри торган урыннарның фотосурәтләрен күрсәттеләр.

«Кояш астында куаныч» музыкаль флешмобында яшүсмерләр татар халкының милли костюмнарын тәкъдим иттеләр.

Чаралар «Мин яратам сине, Татарстан" иҗат остаханәсендә тәмамланды. Монда балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү максаты белән, Татарстанның истәлекле урыннары турында бик тырышып альбом ясадылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса