Бөгелмә мәдәният хезмәткәрләре хәйрия акциясенә кушылдылар
Акция кысаларында балалар өчен бәйрәм чаралары әзерләнгән иде.
Бөгелмә районы “Үзәкләштерелгән район клублары системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең структур бүлекчәләре хезмәткәрләре “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион хәйрия акциясенә кушылдылар.
Хезмәткәрләр җыйган акчага канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары өчен сертификатлар сатып алынды. Авыл мәдәният учреждениеләрендә эшләүче ялгыз аналарга адреслы ярдәм күрсәтелде.
Акция кысаларында балалар өчен бәйрәм чаралары да әзерләнгән иде: уеннар, спорт, күңел ачу-бию, конкурс программалары, викториналар, төрле кызыклы акцияләр, балалар рәсемнәре күргәзмәләре, видео-открыткалар, фото-презентацияләр һ.б.
Беренче сентябрь – балалар өчен һәрвакыт бәйрәм, бигрәк тә беренче сыйныфка баручылар өчен бу зур вакыйга булып тора. Балаларга мәктәптә яхшы укуларын, дүртле һәм бишле билгеләре алуларын һәм яңа белемнәргә омтылуларын телибез!
Алена Лихачева
Елена Насонова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа