Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә китапханәсендә А. С. Пушкинның туган көненә багышланган “Пушкин юллары йөрәкне дулкынландыра” дигән онлайн чара узды

6 июнь – хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы А. С. Пушкинның туган көне.

Ел саен Россиядә Пушкин көне лирика-шигърият рухы белән уза. Шәп әсәрләр яшәвен дәвам итә, димәк, шагыйрь дә кешеләр күңелендә яшәвен дәвам итә.

Онлайн мәгълүмат режимында китапханә укучылары Александр Сергеевич Пушкин әсәрләре һәм аның биографиясе белән таныштылар, ә шәһәр халкына мәгълүмат флаерлары таратылды.

Кадет мәктәбе укучылары видеочат режимында бөек шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыдылар. Олылар гына түгел, балалар да Пушкинны беләләр, Пушкинны укыйлар һәм аның әдәби мирасын яраталар икәнен аңлау – бик күңелле хәл.

Светлана КЛЕЦОВА,   баш библиограф

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса