Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә беренче сыйныф укучылары өчен «Безгә тормыш һәм җылылык бүләк итүче турында» дигән кичә оештырылды

Балалар «Әниләр көне»нең барлыкка килү тарихын белделәр һәм видеофильм карадылар.

Әниләр көне алдыннан Халыклар дуслыгы китапханәсендә 3нче мәктәпнең 1В сыйныф укучылары өчен «Безгә тормыш һәм җылылык бүләк итүче турында» дип исемләнгән кичә узды. Бу бәйрәм иң мәрхәмәтле, иң игътибарлы, иң назлы, кайгыртучан, хезмәт сөючән һәм, әлбәттә инде, иң матур кешеләргә –  әниләребезгә багышлана.

Китапханәчеләр бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, шигырьләр укыдыларр, экранда «Әни» видеофильмы күрсәтелде, төрле тематик конкурслар һәм викториналар үткәрелде. Бу көн үзенчәлекле: рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт көне. Алар безгә тормыш, наз бирәләр, кайгырталар, мәхәббәт белән җылыталар. «Әни», «ана» сүзләре – Җирдә иң борынгы сүзләрнең берсе һәм төрле халыклар телләрендә бер үк төрле диярлек яңгырый. Бу барлык кешеләрнең әниләрне хөрмәт итүе һәм яратуы турында сөйли. Күп кенә илләрдә Әниләр көне билгеләп үтелә. Кешеләр әниләрен котлыйлар, алар янына кунакка киләләр, бүләкләр тапшыралар, алар өчен бәйрәм оештыралар.

"Сөйкемле әни" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда танылган шагыйрьләрнең һәм язучыларның әниләре турында язган шигырь һәм хикәяләре тәкъдим ителде. Чара ахырында әниләр өчен бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Текст авторы: Дулаева О. И. Халыклар дуслыгы китапханәсе китапханәчесе

Фото авторы: Садреева Р.М. Халыклар дуслыгы китапханәсе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса