Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә балалары чын күңелдән ял иттеләр

«Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре сәламәтлек атнасы буенча йомгаклау чарасы үткәрделәр.

«Кышкы уеннар» – Бөгелмәнең 10нчы балалар бакчасында ярышлар шундый исем астында үтте. Тәрбиячеләр белән бергә урта төркем балалары таудан шудылар, төз ату һәм җитезлектә көч сынаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, үзләренең түземлекләрен һәм көчләрен күрсәттеләр.

Ата-аналар ясаган кышкы корылмаларда уйнадылар. Кечкенә туганнарыбыз турында да онытмадылар – кошларга җимлекләргә азык салдылар.

Кышкы күңел ачу уеннары балаларга гадәти булмаган шатлык кына китереп калмыйча, сәламәтлек өчен дә файда бирә.

Барлык катнашучылар да уңай энергия тупладылар.

А. Н. Репьева, А. Р. Шәмсиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса