Бөгелмә балалар китапханәсе түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткәрде
Чараларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә актив катнашты.
“Китап укучы Бөгелмә” дигән китап фестивален үткәрү шәһәребезнең күркәм традициясенә әверелде. Ул быел да булды, Башка бик күп кызыклы чараларны гамәлдән чыгарырга туры килгән чорда – быел да булды ул.
Бәйрәмгә һава торышы да ярдәм итте: җылы кояшлы кич күп кенә өлкәннәр һәм яшь бөгелмәлеләрне Ярослав Гашек урамына җәлеп итте. Биредә аларны Бөгелмә китапханәләре әзерләгән берничә мәйданчык көтә иде инде. Бу елның төп вакыйгаларына – Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган матур китап күргәзмәләре игътибарны җәлеп итте. Ә төсле кәгазьдән түбәтәйләр ясау һәм кәгазь тәлинкәләр “җитештерү” буенча мастер-классларда катнашырга теләүчеләр күпме иде! Бу тәлинкәләр чараның “хиты” булды: аларда курчак театрында узган “Шалкан” әкияте персонажлары да сурәтләнгән иде.
Безнең кайсыбыз гына кечкенәдән үк “Шалкан”ны белеп үсми икән? Барысының да ишеткәне дә, укыганы да бар. Ә менә әлеге әкиятне чын курчак театрында уйнаучылар, мөгаен, күп булмагандыр. Китап фестивале теләге булган һәркемгә шундый мөмкинлек бирде – ә андыйлар да аз түгел иде! Нәниләр һәм аларның әти-әниләре генә түгел, яшүсмерләр дә үзләрен курчак актерлары ролендә бик теләп сынап карадылар, ә баллы призлар аларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
Н. А. Астахова
Н. А. Сушкова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа