Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәдә экскурсиядә булдылар

27нче “Алтын ачкыч” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе балалары “Бирегә балалар дөньядагы бар нәрсә турында белергә килә” дигән чарада катнаштылар.

Заманча кешеләр инде күптән мәгълүматны интернеттан эзләргә күнеккән. Балага ни өчен китапханәгә йөрергә кирәк соң? Бу сорауга 27нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасының 1нче урта яшьтәгеләр төркеме балалары җавап бирде.

Әкият персонажы белән бергә алар китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: китапханәдән файдалану һәм китаплар белән эш итүнең төп кагыйдәләре белән таныштылар. 1нче урта яшьтәгеләр төркеме тәрбиячеләре Светлана Миронова һәм Елена Безбородова балаларда кече яшьтән китап укуга мәхәббәт һәм китапка сакчыл караш тәрбиялиләр. Әкият аша аларны яхшылыкны һәм явызлыкны күрергә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм кечкенәләр турында кайгыртырга өйрәтәләр.

Светлана Миронова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса