Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бездә кунакта – Көзбикә

23нче мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе – “Ромашка” балалар бакчасында “Көз, кунакка кил!” дип аталган бәйрәм кичәсе узды.

Балалар бакчасында бәйрәм – ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы.

Көзне бик күңелсез ел  фасылы дисәләр дә, кечкенә балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга, коеп яуган  яңгыр вакытында кулчатыр астында  торуларына да сөенә беләләр. Менә шуңа да инде, көз бәйрәме балаларның иң яраткан  бәйрәмнәренең берсе.

Чарабыз бик күңелле узды. Кунак булып Көзбикә килде. Балалар көзнең матур табигате турында шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар.

 Балалар төрле яшелчәләр булып киенеп һәр яшелчәнең кеше организмына файдасы, нинди витаминнарга бай булуы турында сөйләделәр.

Көз бәйрәме бик күңелле узды. Бигрәк тә балаларга спорт һәм танып-белү уеннары ошады.

Наилә ШӘЙГАРДАНОВа

ФОТО: Мәрҗән Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса