Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Беренче эш итеп – самолетлар

Әти-әни назыннан вакытлыча мәхрүм балаларны тормышка әзерләү – бик җаваплы һәм катлаулы эш. Һәр баланың күңелен тою һәм сизү мөһим. Моны приют тәрбиячеләре түгәрәкләрдә алып барылган эш вакытында тормышка ашыра.

“Ялкын” приютында инде берничә ел “Авиамодельләштерү” түгәрәге эшли. Очкычларның модельләрен төзү – “зур авиация”гә беренче адым, дип саный түгәрәк җитәкчесе Альберт Мөхәммәтов.

Балалар өчен бу дәрес яраткан шөгыль белән мавыгу гына түгел, ә булачак һөнәрне сайлауга ярдәм дә булып тора. Пенопласттан модельләр ясау барышында яшүсмерләр төрле технологик күнекмәләр алдылар, очу аппаратларының конструкцияләре, аэродинамика һәм ныклык нигезләре белән таныштылар, “парашютлар”ны эшләтеп җибәрү белән экспериментлар үткәрделәр.

Кече мәктәп укучылары  үз куллары белән “чын самолет” – очкыч модель ясадылар, аны эшләтеп җибәреп, уйнап та алдылар.  

Анастасия Натальина, директор урынбасары  

Фото: Александра Ершова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса