Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Белеп куллан!

Бөгелмәнең “Ялкын” социаль приютында яшүсмерләр педагоглар җитәкчелегендә “Кәрәзле телефоннарның файдасы һәм зыяны "дигән фәнни конференция үткәрделәр.

 Кәрәзле телефон – ул элемтә чарасы, ул хәзерге вакытта бөтен кешедә диярлек бар: балалар да, яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә файдалана аннан.

Тик яңа функцияләрнең һәрвакытта да файда китермәвен, киресенчә, кайвакытта кеше организмына зыян китерүен бик азлар гына белә. Шуңа күрә яшүсмерләр яшьтәшләренә берничә секунд эчендә гомер буе дәваланырга туры килү ихтималы булган чирләрне алырга мөмкин булуы турында мәгълүмат җиткерделәр. Һәр кешегә кәрәзле телефонның кеше тормышына һәм сәламәтлегенә уңай һәм тискәре йогынтысын белергә, телефоннан ничек дөрес файдаланырга һәм нинди вакыт эчендә кулланырга  кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук кәрәзле телефоннарне көндәлек тормышта куркынычсыз куллану өчен киңәшләр дә бирделәр.

Анастасия НАТАЛЬИНА, директор урынбасары

Элеонора ФӘТКУЛЛИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса