Башкаларга шатлык бүләк ит.
“Балачак унъеллыгы” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы О. Колганова “Башкаларга шатлык бүләк ит” дигән онлайн-дәрес үткәрде.
Очрашуның максаты ата-аналарга үз баласын аңларга өйрәтү, гаиләдә аралашу һәм эмоциональ фонны яхшырту иде.
Дәрес уен рәвешендә узды, әни һәм бала бер-берсенә карата кичерә торган ачыкладылар һәм тасвирлап күрсәттеләр. Аерым күнегүләр ярдәмендә әти-әниләр баланың гаиләгә мөнәсәбәте турында белделәр.
Очрашу ахырында психолог гаиләдәге эмоциональ фонны яхшырту өчен кулланырга мөмкин булган берничә күнегүне тәкъдим итте.
Ольга Колганова, психолог
Галина Артеполихина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа