Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Балаларның җәйге ялы ял булыр

Быел коронавирус пандемиясе аркасында җәйге балалар учреждениеләре гадәти графиктан тайпылырга мәҗбүр. Хәзер балалар белән махсус реестрга кертелгән сәламәтләндерү лагерьларында гына эшләячәк.

Социаль әһәмиятле объектларның берсе – “Салют” спорт-сәламәтләндерү лагере, ул балаларны 1 июльдән кабул итә башлаячак. Беренче сменада спортчылар: көрәшчеләр, волейболчылар, футболчылар, акробатлар ял итәчәк һәм тренировкалар узачак.

– Озак вакытлар безнең учреждениене ачу һәм эшләтү турында мәгълүм булмаса да, без җәйге сезонга әзерлек эшләренә алдан ук керештек, – дип аңлатты “Салют” директоры Андрей Горохов. – Иң элек коллектив һәм ата-аналар тырышлыгы белән территорияне чүп-чардан чистарттык, коры-сарыны җыештырдык. Ботакларның бер өлешен лагерьдан читкә чыгардык, ә эре агачларны мунча янына урнаштырдык. Утыннар мич  ягуга китәчәк, шунда ук калган чүп-чарны да яндырачакбыз. Ниһаять, без иң кыен урыннарда да коймалар койдык. Быел инициативалы төркем тырышлыгы белән яңадан сәхнә торгызабыз. Элек ул агачтан эшләнгән, идәннәре һәм стеналары черегән иде, сүтәргә туры килде. Хәзер объект металл каркастан һәм ышанычлы япмадан тора. Соңрак идәннәрне шомартып,  кайбер урыннарда буяп куясы кала. Балалар килеп җиткәнче малайлар һәм кызлар өчен аерым душ кабиналарын файдалануга тапшырырбыз дип өметләнәм. Аларны ремонттан соң калган материаллардан берничә ел дәвамында төзибез инде. Цемент, ком, блоклар сатып алдык. Фундамент салынды, канализация үткәрелде. Аннан стеналарны күтәрдек, түбә ябылды. Күптән түгел керамик плитка җәю өчен идәнне әзерләдек. Башланган эшне ахырына кадәр төгәлләргә тырышачакбыз.

Душ бүлмәсе файдалануга тапшырылгач, мунча да даими эшләячәк. “Салют” сәламәтләндерү лагеренда спортчылар ял иткәнгә һәм укыту-тренировка җыеннары узганга күрә, ул, барыннан да элек, ул аларга авыр күнегүләрдән соң физик көчләрне яңадан торгызу өчен кирәк.

Ата-аналар белән бергә лагерьны әзерләүдә тренер-укытучылар да актив катнаша. Алар йокы корпусларында косметик ремонт ясарга булышкан. Бүлмәләрдәге тәрәзәләрне буяганнар,  кайбер урыннарда обойларны алыштырганнар, турниклар һәм башка урам спорт инвентареның төсләре дә яңартылган.

Ашханәдә түшәмне үз көчләре белән чистартканнар, хәзер стеналарны тәртипкә китерәләр. Аларны да чистартачаклар, штукатурлаячаклар һәм якты төсләргә буяп куячаклар. Сүз уңаеннан, узган ел ашханә персоналы өчен аерым бина төзелгән. Анда барысы да бар: душ, бәдрәф, киенү бүлмәләре һәм башка уңайлыклар, шул исәптән, бөтен кирәкле җиһазлар. Анысын әле күптән түгел генә кайтарганнар. Төшке аш зонасында өстәлләрне алыштыру планлаштырыла. Биредә барысы да яңа төс алачак, чиста, матур, эстетикяктан зәвыклы булачак.

– Яхшы ял итү, көчне торгызу һәм билгеле бер осталык туплау өчен егетләр һәм кызлар белән бер генә ел килмибез, – ди “Факел” спорт мәктәбе тренер-укытучысы Ирина Шаһиева. – Безгә бик ошый, өч смена дәвамында күнегүләр белән шөгыльләнергә тырышабыз. Башта, килеп урнашканчы, лагерьдагы хезмәттәшләр белән яшәү өчен өйләрдә косметик ремонт ясыйбыз. Чисталык һәм тәртип балаларда уңай кәеф тудыра, димәк, алар вакытны бик яхшы үткәрәчәкләр һәм шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә ял итәчәкләр дигән сүз.

Быел җәйге чорда лагерьда коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, узган елдагыга караганда, балалар азрак ял итәр, мөгаен. Беренчедән, смена башлану бер айга соңрак калачак. Икенчедән, лагерьда яшәүчеләр өчен мәйданны арттырырга тәкъдим генә ителде, димәк, бу беренче сменада 110 бала урынына әле 80 кеше генә киләчәк дигән сүз. Өстәвенә, “Роспотребнадзор” һәм башка контрольлек итүче органнар рекомендацияләре буенча, караватлар урнаштырганда дистанцияне үтәргә кирәк – алар бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта торырга тиеш. Төшке аш өстәле артында ике-өч кеше утырачак, ә җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләргә ризыкны ике-өч сменада кабул итәргә туры килер, мөгаен.

Йокы бүлмәләрен җилләтүгә зур игътибар биреләчәк. Һаваны зарарсызландыру өчен рециркулятор, күчмә бактерицид лампа бар. Лагерь территориясендә балаларга битлек һәм пирчәткәләрдән башка йөрергә рөхсәт ителә, ә менә ата-аналар белән күзгә-күз очрашу тыела. Кәрәзле телефон аша аралашырга була.

Лагерьга кергәндә барлык балалар да җентекләп медицина тикшерүе узачаклар. Табиб яшь спортчыларның сәламәтлеген тикшерү өчен атнага ике-өч тапкыр килергә тиеш булачак.

Көч структуралары Салют спорт-сәламәтләндерү лагере территориясен чакырылмаган кунаклардан саклаячак. Чит кешеләр өчен керү юлы ябык. Шуңа күрә балалар тыныч ял итәчәк һәм яңа уку елы башланганчы яңа көч туплый алачак.

Рөстәм Бариев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса