Балалар өйдә – балалар сәяхәттә.
26нчы “Бәләкәч” балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган онлайн чаралар оештырыла.
Балалар бакчасының альтернативалы төркемендә 5 – 7 яшьлек балалар өчен “Россия географиясе” программасы буенча “Казан” дигән темага комплекслы видеодәрес уздырылды.
Бу чара и ке дәрес рәвешендә узды, балалар Казан буйлап “сәяхәт” иттеләр, Кол Шәриф мәчетенең аппликациясен ясарга өйрәнделәр.
Идел буеның башка шәһәрләре буйлап та видеодәресләр – яңа экскурсияләр әзерләнә. Балалар аларны бик яратып карыйлар, өстәвенә күп кенә файдалы мәгълүматлар алалар. Шул ук вакытта баланы дәрескә җәлеп итү өчен әти-әниләрдән дә әлләни тырышлык, өстәмә мәшәкать соралмый, чөнки материал бик кызыклы рәвештә тәкъдим ителгәнлектән, балалар үзләре дә аны мавыгып карап утыралар.
Шулай ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаенннан беренче онлайн шигырь сөйләүчеләр бәйгесе дә бик күпләрне җәлеп итте. “Татарстан шагыйрьләре – балаларга” дип аталган әлеге чара әдәби әсәрләргә, бигрәк тә шигърияткә уңңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә, кызыксынучанлыкны арттырырга, туган төбәккә башкача карый башлауга хезмәт итә. Әлеге бәйгедә балалар, әти-әниләре белән бергәләп, Татарстанда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен татар телендә дә, рус телендә дә башкара алалар.
Ангелина ВОРОБЬЕВА, өлкән тәрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа