Балалар илне сурәтли.
Шәһәр һәм районыбызда кече яшьтәге мәктәп балалары “Балалар илне сурәтли” дип исемләнгән 14нче республика рәсем конкурсына актив кушылдылар.
Хәзер бәйгенең беренче этабы бара. Үз-үзеңне изоляцияләү һәм дистанцион укыту шартларында алар үзләренең күп вакытларын бик рәхәтләнеп яраткан шөгыльләренә – рәсем ясауга багышлыйлар.
Рәсемнең темасын сайлаганда, әлбәттә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы темасы аерым урын алып тора, бигрәк тә – “Сугыш – хатын-кыз йөзендә түгел” (“У войны не женское лицо) темасы. Балалар үз эшләре белән “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлекчәсе вәкилләрен дә таныштырдылар. Менә аларның кайберләре.
Елена АНТИПОВА, партиянең Бөгелмә җирле бүлекчәсе әйдәп баручы белгече
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа