Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Балачак – уйнап-көлеп үскән чак

Балачак – барлык кешеләр өчен дә якты хатирәле, матур, шатлыклы истәлекләр белән күңелгә уела торган чор.

Кем генә балачагын сагынып искә алмый икән?! Ул бит – киң, кабатланмас олы дөнья. Балачак – кеше тормышында иң бәхетле вакыт ул. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив була. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, олыларга туктаусыз бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңлыйсы килә.

Безнең 27 нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасына йөрүче балалар да нәкъ шундый.  Бакча мөдире, Светлана Александровна Косякова, өлкән тәрбияче Татьяна Александровна Бутвина, тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, татар теле тәрбиячесе, логопед   балаларда   һәрьяклы үсешне арттыруга барлык белемнәрен, тырышлыгын кызганмыйча системалы эш алып баралар.

      Балачак бит ул – ачышлар, могҗизалар  иле дә.  Балада әйләнә-тирәдәге мохит турындагы күзаллаулар уен аша булдырыла. Уен барышында бала фикер йөртә, бәхәсләшә, исбат итә, җавап бирергә өйрәнә. Болар барысы да телне, сөйләмне үстерә.

Безнең хәзерге җәмгыять фән-техника прогрессы белән бәйләнгән. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кеше тормышының бөтен тармагына да үтеп кергән. Балалар бакчалары да читтә калмаган. Чынлап та, бала компьютерда шөгыльләнгәндә үзен иң кызыксындырган мәгълүматны гына ала, үзен уңай мохиттә хис итә. Шуңа күрә заман яңа мәгълүмати технологияләр куллануны таләп итә. Шуны күздә тотып, безнең педагоглар,  Федераль дәүләт белем стандартына таянып, белем бирү эшчәнлеге һәм уен эшчәнлеге вакытында мультимедиа уеннарын киң кулланалар. Күп кенә уеннарны тәрбиячеләр үзләре уйлап ясаган. Уеннар балаларның фикер йөртү, иҗади эзләнү, хәтердә калдыру, искә төшерү, уйлап табу эшчәнлеген   үстерә. Бу уеннар әти-әниләр өчен дә зур ярдәмлек булып торалар.

      Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру максатын күздә тотып, безнең бакчабызда татар халкының тормышын чагылдырган “Милли музей” эшләп килә. Бу музейда балаларны татар халкының өс-баш, аяк киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштырабыз. Ул елдан-ел тулыландырыла бара. Әхлак тәрбиясе бирүдә музей балалар өчен иң яхшы кулланма, чөнки монда һәр әйберне тотып карап була.  

    Баланың  рухи дөньясын баету, аның эмоцианаль үсешен, сөйләм телен үстерүдә  яхшы йогынты ясаучы – театр эшчәнлеге. Безнең балалар бакчасында төрле театрлар бар: өстәл театры,      бармак театры, фланелеграф театры, кашык театры, бияләй театры һәм башкалар. Балалар спектакльләрдә бик кызыксынып катнашалар. Республика күләмендә уздырылган “Сәхнә” фестиваль-конкурсның муниципаль  этабында чыгыш ясап, призлы урынга лаек булдылар.

     Балаларда туган иленә, туган теленә мәхәббәт тәрбияләү төп бурычларның берсе булып тора. Бу өлкәдә безнең балалар бакчасы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Кызыклы кичәләр үткәрәбез, җыелышларда, түгәрәк өстәлләр артында мөһим мәсәләләр турында фикерләр алышабыз.

    Тәрбияче һөнәре сабырлык, тугрылыклык, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба ала белергә тиеш.  Безнең “Алтын ачкыч” бакчасында   эшләүче тәрбиячеләр һәр баланың  күңеленә үз “ачкычын” таба белә. Кирәк чакта тәрбияче дус, әни дә була. Ә шундый тәрбиячеләр булганда, безнең балаларның киләчәктә туры юлдан тайпылмыйча, тормышта үз урыннарын табачакларына ышаныч зур.

Әнә шундый бик күңелле

Бакчабыз бар, белегез сез.

Аны күрәсегез килсә

Бер кунакка килегез сез!

Татар теле тәрбиячесе

Сания ТӘХАУОВА, тәрбияче  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса