Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Балачак – уйнап-көлеп кенә үсәр чак

Балачак-барлык кешеләр өчен дә якты хатирәле, матур, шатлыклы истәлекләр. Кем генә бала-чагын сагынып искә алмый икән?!

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-яньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңлыйсы килә. Безнең 27нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасына йөрүче балалар да нәкъ шундый.  Бакча мөдире Светлана Александровна Косякова, өлкән тәрбияче Таьяна Александровна Бутвина, тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре,  татар теле тәрбиячесе, логопед балаларны киң карашлы, кызыксынучан шәхес итеп тәрбияләүгә тырышлыгын кызганмыйча, системалы эш алып баралар.  

Балачак бит ул ачышлар, могҗизалар  иле.  Балада әйләнә-тирәдәге мохит турындагы күзаллаулар уен аша булдырыла. Уен барышында бала фикер йөртә, бәхәсләшә, исбат итә, җавап бирергә өйрәнә. Болар барысы да телне, сөйләмне үстерә. Безнең хәзерге җәмгыять фән-техника прогрессы белән бәйләнгән. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кеше тормышының бөтен тармагына да үтеп кергән. Балалар бакчалары да читтә калмаган. Чынлап та, бала компьютерда шөгыльләнгәндә үзенә иң кызыксындырган мәгълүматны ала. Безнең педагоглар,  Федераль дәүләт белем стандартына таянып, мультимедиа  уеннарын киң кулланалар. Күбесен тәрбиячеләр  үзләре уйлап таба. Бу уеннар әти-әниләр өчен дә зур ярдәмлек булып торалар. 

      Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру максатын күздә тотып, безнең бакчада татар халкының тормышын чагылдырган «Милли музей» эшләп килә. Анда балаларны татар халкының өс-баш, аяк киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштырабыз. Музей фонды елдан-ел тулылана бара. Әхлак тәрбиясе бирүдә дә ул балалар өчен иң яхшы урын, чөнки монда  һәр  әйберне тотып карап була.   

Баланың  рухи дөньясын баету, аның эмоцианаль үсешен, сөйләм телен үстерүгә театр эшчәнлеге дә яхшы йогынты ясый. Безнең балалар бакчасында төрле театрлар бар: өстәл,бармак, фланелеграф, кашык, бияләй театрлары һәм башкалар. Балалар спектакльләрдә бик теләп катнашалар. Республика күләмендә уздырылган “Сәхнә” фестиваль-конкурсның муниципаль  этабында чыгыш ясап, призлы урынга лаек булдылар. 

     Балаларда туган иленә, туган теленә мәхәббәт тәрбияләү төп бурычларның берсе булып тора. Безнең балалар бакчасы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Бергәләп кызыклы кичәләр үткәрәбез, җыелышларда, түгәрәк өстәлләр артында мөһим мәсәләләр турында фикерләр алышабыз.  

 “Алтын ачкыч” бакчасында   эшләүче тәрбиячеләр һәр баланың  күңеленә үз “ачкычын” таба белә. Кирәк чакта тәрбияче – дус та, әни дә ул.   

Әнә шундый бик күңелле 

Бакчабыз бар, белегез сез. 

Аны күрәсегез килсә 

Бер кунакка килегез сез! 

  

Сания ТӘХАУОВА, татар теле тәрбиячесе 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса