3 нче бирем
Шарадаларның (шигъри табышмакларның) җавапларын әйт һәм үзең дә берәр табышмак уйлап язып, безгә җибәр
а) Ул - геометрик фигура,
Сызалар да ясыйлар,
Телеңне йотарлык була:
Пешереп тә ашыйлар.
б) Бу исем ике кисәкле,
Берсе - тауның токымы,
Икенчесе, гел бакылдап,
Ача тәмле йокыны.
в) Бер үк елда туганнарны
"Яшьтәшләр" дип атыйлар.
Ә менә бер үк исемдәгеләрне
Ничек диләр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа