Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Балачак бәйрәменең ике “икс”лы фестивале

Быелгы юбилейлар бәйләменә тагын бер чәчәк өстәлде. Тыйнак кына, үз гүзәллегеннән үзе үк оялып, нур чәчеп торучы энҗе чәчәк - ландыш ул. Һәм ул нәкъ менә "Ландыш"та өстәлде. "Лениногорскнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең "Ландыш" балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда. Биредә нефтьчеләргә хас зәвык һәм киң колач белән "Татнефть" ААҖнең балалар лагерьлары фестивале узды....

Менә шушы ике "икс"лы юбилейны тамаша кылырга һәм тамашачыларга тамаша күрсәтергә болай да матур Лениногорск каласының соклангыч бер урынында дөнья ыгы-зыгысыннан качып-посып утыручы "Ландыш" территориясенә "Татнефть" җәмгыятенә караган оешма-предприятиеләрнең 13 лаге-
реннан килгәннәр иде. Калкулыклар ышыгында, урман куенында, инеш янында урнашкан лагерьның гүзәллеген ерактан бәһаләп бетереп тә булмый. Чып-чын соклану нәкъ ландыш чәчәгедәй тыйнак кына утыручы лагерьның эченә узгач уяна. Биредә хәтта мобиль телефоннар да тотмый. Интернеттан башка яшәешне күз алдына да китереп булмаган чорда, ыгы-зыгыдан арынып, барыбыз бергә могҗизалы балачак фестивале дөньясына эләктек. Бәйрәмне оештыручылар - "Ландыш"та ял итүчеләр безне, компьютер клавиатурасының "Enter" төймәсенә баскан кебек кенә итеп, 1996 елга - беренче фестивальгә кайтардылар. Кызыл галстуклы малай-кызлар, ап-ак ромашкалар сибелгән яшел болын, җир куеныннан чишмә кебек ургылган кара алтын чыганагы, "Лениногорскнефть" идарәсе ачылу, яңа бөреләнгән "Ландыш"ның беренче кунакларын кабул итүе - "тарих битләре" шулай бер-бер артлы ачыла торды. Бары быргы, барабан, китап тоткан, бронза, көмеш белән йөгертелгән тере "һәйкәлләр" генә хәрәкәтсез тора бирделәр. Вакыт узуга, "Ландыш" та үсә, зурая, республикада башка нефть оешмалары ачылу белән аларның да үз лагерьлары барлыкка килә, елдан-ел ул лагерьларда балалар өчен тагын да уңайлы-
рак шартлар тудырыла тора. Бары бер әйбер үзгәрешсез кала - ул да булса, балаларның җәйге ялын мөмкин кадәр файдалырак һәм күңеллерәк итү. Моның шулай икәнен фестивальнең мәртәбәле кунаклары да искәртеп үтте. Балачак бәйрәменең шаһиты булырга бирегә "Татнефть" компаниясе генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Industri Energi" Норвегия нефть-газ профсоюзы вице-президенты Фрудэ Альфхейм, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, җәмгыять профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татнефть" ветераннары һәм башкалар килгән иде. "ТНГ-Групп" ҖЧҖ профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиев тә фестивальнең һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә узуын әйтте.
"ТНГ-Групп"ның "Сосновка" лагереннан фестивальгә вожатыйлары, спорт тренерлары белән 85 бала килде. Һәрберсенең үз миссиясе бар: кемдер эстафетада катнаша, кемдер сикерә, кемдер йөзә, кемдер җырлый-бии, кемдер рәсем ясый, ә кемдер вожатыйлар конкурсында катнаша. Соңгысы ролендә Павел Митрофанов - III отряд әйдаманы булды. Ул үз лагереның бер көнен жюри игътибарына тәкъдим итте. "Моннан нәкъ 10 ел элек мин "Сосновка"да ял иткәндә фестивальдә катнашкан идем. Быел исә лагерьга вожатый булып урнаштым. Бу өлкәдә "новичок" булсам да, инде стажлы вожатыйлар, өлкәннәр нәкъ мине җибәрергә булдылар, - ди Павел. - Ялгышмаганнар дип уйлыйм, минем чыгышым Мәскәү кунакларына да бик ошады". "Теманы иң яхшы ачып бирүче" номинациясендә җиңү яулады ул. Димәк, ялгышмаганнар булып чыга. Павел үзе дә бүген сайлау алдында тора - әле яңа гына кулына өлгергәнлек аттес-таты алган егет Казан федераль университеты студенты булырга җыена.
Лагерьда ял итүче балалар арасындагы конкурсларда озынлыкка сикерү буенча ярышта Павел отрядыннан Ильяс Хуррамов катнашты. 14 нче татар гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы лагерьда әле беренче тапкыр гына ял итә: "Башта бик нык сагындырды. Соңыннан ияләндем. Икенче елга да ки-лергә җыенам әле, бик күп дуслар таптым", - ди ул. Ильяс, гомумән, афәрин малай булып чыкты. Ныклап торып волейбол белән шөгыльләнә икән, респуб-лика дәрәҗәсендәге ярышлардан алып кайткан медальләре, Грамоталары да бар. Кызлар арасында озынлыкка сикерү буенча Алинә Миңнуллина I урын алды. Бадминтонда кызлардан - Полина Миңнетдинова, малайлардан Рөстәм Таҗиев II урынны алдылар. "Көндәшем көчлерәк булып чыкты, ул буйга да хәтәр озын үзе, тәки җиңеп булмады", - ди инде өч ел бадминтон секциясенә йөрүче Рөстәм. Рәсем конкурсында "Сосновка" командасы I урын яулады. Бүләк тапшыру тантанасында сызгырулар, кул чабулар бик кызу булды.
Мәскәүнең Россия халыклар дуслыгы университетыннан "Лениногорскнефть" идарәсенә практикага килгән студентлар - Кыргызстан егетләре Тойирҗан Хәсәнбаев белән Җиһангир Абдулатыйпов фестивальнең зур вакыйгага тиңләп уздырылуына таң калуларын әйтә: "Оештыру бик югары дәрәҗәдә. Киләчәктә безнең балалар да шушындый шартларда ял итәрләр дип ышанабыз", - ди алар.
Ә без исә киләчәктә дә мондый фестивальләр үткәрелер, балаларның җәйге ялына игътибар кимемәс дип ышанабыз. Ә әлеге ике "икс" янына тагын бер таяк өстәп, XXI фестиваль икенче елга "Баулынефть" нефть-газ чыгару идарәсенең "Иволга" лагеренда узачак. Киләсе очрашуларга кадәр!
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса