Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Афәрин, укучылар! Афәрин укытучылар!

Алар “Сәйяр” республикакүләм яшүсмерләр театры фестиваленең муниципаль турында җиңүче булып танылдылар

Бөгелмә шәһәрендәге 2нче лицейның 5нче “Д” сыйныфы укучылары   сәләтле балаларны барлау, аларны иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максаты белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Салават күпере”, “Сәхнә”  журналлары редакциясе тарафыннан оештырыла торган “Сәйяр” республикакүләм яшүсмерләр театры фестиваленең муниципаль  турында  җиңүче булып танылдылар. Алар мәртәбәле жюри хөкеменә Мәгъсум Латыйфуллинның әкият-пьесасы буенча эшләнгән “Гатаның хатасы” спектаклен тәкъдим иттеләр. Укучыларны “Сәйяр”  республикакүләм яшүсмерләр театры фестиваленең муниципаль  турында җиңүләре белән тәбриклибез! Хәзер инде укучылар, бик дулкынланып, хезмәтләренең Казанда оештырылачак йомгаклау турына узу-узмау турындагы нәтиҗәне көтәләр.

Сыйныф укучылары татар телен бик мавыгып өйрәнәләр. Туган тел һәм әдәбият укытучысы Әлфия Сабирҗанова җитәкчелегендә төрле сәхнә күренешләрендә, татарча спектакльләрдә, милли темага кагылышлы чараларда актив катнашалар.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Әлфия САБИРҖАНОВА  фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса