7нче библиотека-филиал да Воронеж өлкәсе балалар китапханәсе оештырган акциядә – С.Я. Маршак шигърияте көнендә катнашты
Бу чарага алдан ук әзерләнеп, башта балалар шагыйрьнең үзләре яраткан шигырьләрен өйрәнделәр.
Интернет балалар китапханәләрендә эшләү өчен яңа мөмкинлекләп бирә. Бу – электрон базаларда булган мәгълүматлар белән эшләүгә дә, шулай ук төбәкара бәйгеләрдә һәм чараларда катнашу мөмкинлеге дә.
Октябрь ахырында 7нче библиотека-филиал да Воронеж өлкәсе балалар китапханәсе оештырган акциядә – С.Я. Маршак шигърияте көнендә катнашты. Бу чарага алдан ук әзерләнеп, башта балалар шагыйрьнең үзләре яраткан шигырьләрен өйрәнделәр. Китапханәнең яшь укучылары “Маршакта кунакта” дигән китап күргәзмәсе фонында аларны сөйләделәр, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өйләрендә сөйләгәнне видеога төшереп җибәрделәр. 27нче “Алтын ачкыч” бакчасының тәрбиячеләр С.А. Шамонина һәм Т.П. Галимова кул астындагы беренче әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр бигрәк тә актив булды. Видео 7нче китапханә битләрендә һәм чараны оештыручылларның “Вконтакте” төркемендә дөнья күрде.
Әлеге акциядә катнашу нәтиҗәсендә, балалар шагыйрь Самуил Маршакның тормыш юлы һәм аның иҗаты белән якыннанрак таныштылар, күпләре үзләре өчен яңа шагыйрь дөньясын ачтылар.
Ольга Уварова, 7нче китапханә хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа