Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

2нче “Батыр” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Җиңү өчен рәхмәт” дигән темага рәсемнәр ясадылар

9 Май темасына үз кулларың белән рәсемнәр ясау – бу бәйрәмнең иң матур һәм борынгы традицияләренең берсе.

Җиңү көне – безнең илдә бик зур бәйрәм. Ул шатлыклы да, шул ук вакытта, сугыш ветераннарының елдан-ел кими баруы сәбәпле, моңсу да көн. Балалар үз рәсемнәрендә әлеге әһәмиятле датага үз карашларын белдерәләр, ә без өлкәннәр, үз чиратыбызда, яшь буыннар өчен ата-бабаларыбызның тынычлык яулаганнарын, моның өчен нинди батырлыклар кылганнарын онытмыйбыз.
Төптәнрәк уйлап карасаң, Җиңү көненә багышланган балалар рәсеме кебек дулкынландыргыч башка тагын ни бар икән? Гадәттәгечә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә мондый рәсемнәрне кулдан ясалган открыткалар һәм тематик плакатлар бизи. Шулай ук 9 майга матур рәсемнәрне ветераннарга, туганнарга да бүләк итү гадәте яши. 
2нче “Батыр” балалар бакчасының урта төркемендә тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Р.М. Зыятдинова һәм А.А. Якупова, әти-әниләре белән бергәләп, “Җиңү өчен рәхмәт” дигән темага рәсемнәр ясадылар.
Безнең бурыч – балалар бу батырлык турында онытмасын һәм үз йөрәкләрендә бу истәлекне сакласын өчен тырышу. Алар күңеленә явызлык ояламасын, бер-берсенә дә, башкаларга карата да дошманлык хисе тумасын өчен кирәк бу. Чөнки сугыш – ул алгы сызыкта да, тылда да коточкыч авыр сынау. Балаларыбызга яман сугыш афәтләрен кичерергә туры килмәсен иде.

Розалия ЗЫЯТДИНОВА, 2нче “Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса