Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

28нче балалар бакчасында “Туган телем – яшел бишек” әдәби-музыкаль кичә уздырдык

Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, тарихы, үзенчәлекле теле бар. Әгәр кече яшьтән балаларда туган телгә ихтирам тәрбияләсәк, аны хөрмәтләргә өйрәтсәк, без бәхетле буын булыр идек!

Милләт белән тел бик тыгыз бәйләнештә тора. Тел югалса, милләт югала, ә милләт – ул халык. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә. Шушы максаттан, 28нче балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Туган телем – яшел бишек” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдык.

Бәйрәмгә бакчада тәрбияләнүчеләр милли киемнәр киделәр. Кичә балаларның татар, рус, мордва, чуваш телләрендә сәламләвеннән башланды. Дустыбыз Мияу нәниләрне виртуаль сәяхәткә чакырды.

Кечкенәләргә кызыклы презентацияләр күрсәтелде, төрле  милләт вәкилләренең уеннары уйнатылды, тел һәм туган як турында мәкальләр, әйтемнәр әйтелде, җырлар һәм биюләр дә башкарылды. Кичә милли ризыклар күргәзмәсе белән тәмамланды.

Раилә Инсапова, татар теле тәрбиячесе

Фото: Любовь Еграшкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса