Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

24нче балалар бакчасында “Чыршылар кабынганда!” уен программасы уздырдылар

Балалар Яңа ел табышмакларына җаваплар эзләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кышкы әкиятләрне искә төшерделәр.

Күпләр өчен Яңа ел – иң яраткан бәйрәм. Моны 24нче балалар бакчасы балалары да раслады.

Бу – якты, тәмле, серле, күңелле бәйрәм, һәм “Нинди ул Яңа ел бәйрәме?” соравына җавапка бик күп фикерләр яңгырады. Балалар 2021 елны каршылауга ныклап әзерләнделәр.

Алар үзләренең барлык талантларын һәм белемнәрен балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән “Чыршылар кабынганда!уен программасында күрсәттеләр. Балалар Яңа ел табышмакларына җаваплар эзләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кышкы әкиятләрне искә төшерделәр. Һәр дөрес җавап өчен алар кәгазь чыршы уенчыгы алдылар. Аннан соң балаларга төсле кәгазьдән чыршы кисәргә тәкъдим ителде, соңыннан аны дөрес җаваплар биреп, шигырьләр һәм җырлар башкарып алган шарлар, фонарьлар, кар бөртекләре белән бизәделәр. Балаларның Яңа ел открыткалары бик матур килеп чыкты! Яңа елны каршыларга 24нче балалар бакчасы балалары әзер!

ЭЛЕОНОРА ХӘБИБУЛЛИНА,үзәк балалар китапханәсенең баш китапханәчесе

Фото: Гүзәл Әхмәтшина,24нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса